Дәүләт башлыклары икътисадта ике яклы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Кремль вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.
«Нигездә, сәнәгать кооперациясе, энергетика һәм медицина өлкәсендә хезмәттәшлек, югары технологияле өлкәләрдә хезмәттәшлек. Моннан тыш, узган чорда хөкүмәт дәрәҗәсендә профильле ведомстволар линиясе буенча башкарылган эшкә йомгак ясалды», — дип хәбәр итте Песоков.
Сөйләшүләр башланыр алдыннан Владимир Путин аңа һәм Лукашенкога кайбер кискен мәсьәләләр буенча фикер алышырга кирәк булачагын билгеләп үтте.