КамАЗ автомобильләр заводының казанышлары арасында Кама электроавтомобиле дә бар. Әлеге бердәнбер машина хәзер сынаулар уза.
Фәнни-техник үзәк инженерлары электр двигательләре эшен сынау вакытында куркынычсызлык системасы күрсәткечләрен дә терки.
Әлеге машинаны күпләп җитештерүгә керешкәнче, сертификат алырга тиеш. Заводта шулай ук илдә әлегә иң зур карьер үзбушаткычы җыюны да үзләштергәннәр. Водород двигателендә эшләүче 18 метрлы яңа электробус та кызыксыну тудырган. Пандемиягә бәйле кризис шартларында да, Ростех дәүләт корпорациясе ярдәмендә, КамАЗ заводы соңгы 20 елда рекордлы икътисадый күрсәткечләргә ирешкән. Предприятиенең табышы арткан. КамАзның Чаллыда сигез, шулай ук Башкортостанда, Самара һәм Ярославль өлкәләрендә заводлары бар. Быел рекордлы санда – 39 мең автомобиль эшләп чыгару күздә тотыла.