Татарстан китап нәшриятында көн саен яңа китап басыла. Күптән түгел Эльмира Шәрифуллинаның «Алма апа» китабы “табадан төште”. Бу китапка авторның төрле елларда иҗат иткән проза һәм сәхнә әсәрләре тупланган. Китапта “Алма апа” повесте төп әсәр. Ул сюжетны журналист Илгизәр Сәмигуллинаның гыйбрәтле, шул ук вакытта сокландыргыч тормыш юлы аша чагылдыра. Китаптагы башка әсәрләрдә әниле ятимнәр, толлар темасы тирән психологик кичерешләр белән язылган. Авторның повесть, хикәяләре, пьесалары тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итә.
***
Бүгенге көндә кесәгә сыя торган йомшак тышлы китап популярлаша бара. Сюжет җиңел, аңлаешлы булса укучы аны юлда барганда ук укып та чыга ала. Казанның Татар китабы йортында кесә форматында чыккан «Никах» китабы тәкъдим ителде. “Никах” — “Татмедиа” җәмгыятенең «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан өченче басма. Беренчесе Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк», икенчесе Марат Кәбирнең “Киллер” китабы. Ул «Татмедиа» җәмгыятенең «Идел-пресс» полиграфия комплексында 2000 тираж белән басылган.
“Никах” ның авторы — Башкортостанда яшәүче Хисаметдин Исмәгыйлев. Ул әдәбиятка соңлап, шактый тормыш тәҗрибәсе туплап килә. Бу аның беренче китабы. Ә хәзер китапны тәкъдим итү чарасында катнашкан язучыларга сүз бирик.
Әсәрдә чын ир-ат образы сурәтләнә. Соңгы елларда ул әдәбиятта тансык, чөнки күбрәк хатын-кыз образлары өстенлек итә.
Бүгенгә менә шулар. Китаплы булу- мәгърифәтле булу.