Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Минзәләдә булды.
Кунаклар белән бергә ул «Шатлык» балалар бакчасында милли тәрбия бирүнең торышын карады. «Татар йорты” мини-музеен, рус телле балаларга туган тел дәресен, Идел буе халыкларының бию композициясен, шахмат академиясе эшчәнлеген, «Әпипә» балалар музка оркестры чыгышын югары бәяләде. Балалар кунакларны үзләре катнашында пешергән милли ризыклар белән сыйлады.
Минзәлә гимназиясендә милли мохитка игътибар зур, балалар татарча иркенләп сөйләшә. Милли-мәдәни түгәрәкләр нәтиҗәле эшли.
Минзәлә татар дәүләт драма театры да туган телләр елында күп кенә чаралар оештыра. Кунаклар театрлаштырылган тамашаны яратыып карады.
Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә Минзәлә, Актаныш һәм Мөслим районнарының мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чараларны оештыру тәҗрибәсә турында фикер алыштылар.