Бизәнү әйберләре, картиналардан алып агач уенчыклар һәм элеккеге сәүдәгәрләр шәһәре символларына кадәр. Алабугада беренче тапкыр осталар ярминкәсе ачылды.
Шәһәрнең социаль учреждениеләре үз иҗат эшләрен тәкъдим итте. Барлык әйберләр дә кулдан эшләнгән. Сувенирларны ветераннар Советы, Халыклар дуслыгы йорты кул эшләре осталары һәм һөнәрчеләре, балалар интернатында тәрбияләнүчеләр, картлар йортында яшәүчеләр ясаган. Бу иҗади мөмкинлекләрен ачу, туган як матурлыгын күрсәтү, шәхси бюджетны тулыландыру өчен кулай чара. Осталар ярминкәсе шәһәр халкына гына түгел, ә кунакларга да кирәк, диләр оештыручылар.