«Казан» аэропортының медицина пунктында пассажирларга һәм инфраструктурага хезмәт күрсәтүчеләргә ковидка каршы прививка ясатуны оештырдылар. Аларга Спутник V вакцинасы кертелде.
Аэропортта эшләүчеләр ковид йогышын ияртүдә куркыныч төркемгә керә. Алар пандемия башланганнан җирле, чит илләрдән кайтучы Ватандашларыбызга, чит ил туристларына хезмәт күрсәтә. Роспотребнадзор таләпләрен тиешенчә үтәсәләр дә, вакытында прививка ясату мөһим. Аэропортның йөзләп хезмәткәре прививка ясатырга өлгергән. Табиблар аларның сәламәтлеге торышын даими күзәтеп тора. Икенче вакцина тагын өч атнадан соң билгеләнгән.