Республиканың иң күп ашлык үстерүче төбәкләренең берсе — Азнакай районында чәчүгә керештеләр. Изге эш электән килгән матур гадәт белән башланып китте.
“Таллы Бүләк” кооперативы басуында изге дога укылгач, авыл аксакаллары, игенчеләр теләкләр теләп, буразналар буйлап йомырка тәгәрәтте. Электән килгән күркәм гадәт бу. Бөртекләр вакытында шытып чыксын да, игеннәр күкрәп үссен, башаклар мул булсын.
Ә изге эшкә керешкәнче, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, җирле узидарә җитәкчеләре, белгечләр, механизаторлар кыр эшләренә әзерлекнең торышын бәяләде. Чәчүгә ныклап әзерләнгәннәр. Техника көйләнгән, җитәрлек күләмдә ашлама кайтарылган, механизаторлар һөнәр училищесында укучы белгечләр исәбенә тулыланган.
Быелгы яз үзенчәлекле. Кышын кар күп яуса да, тиз арада эреде. Орлыкларны дымлы туфракка күмдерү өчен, эшне кызу тотарга кирәк.
Азнакай хуҗалыкларында арпа чәчәләр. Игенчеләр иртә таңнан алып төнгә кадәр кырда. Максатлары – 9 май Бөек Җиңү көненә чәчүне тәмамлау.
Фәнис Мөхәммәтов, Татарстан яңалыклары, Азнакай районы.