Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасын игълан итү барышында искә төшергәнчә, узган ел барлык башлангыч сыйныф укучыларын да бушлай кайнар ризык белән тәэмин иттеләр. Ул барлык мәктәп укучылары һәм булачак беренче сыйныф укучылары өчен бер тапкыр бирелә торган түләү турында игълан итте — һәр балага 10 мең сум.
Моннан тыш, 2024 елга кадәр, Путин сүзләренчә, Россиядә 1,3 меңнән артык мәктәп төзеләчәк, аларда миллионнан артык бала укый алачак һәм 16 меңгә якын мәктәп автобусы сатып алыначак.