Балачакта без барыбыз да рәссамнар идек. 2-3 яшьтән үсмер чакка кадәр һәр бала ниндидер катлаулы композицияләр ясый, нәрсә күрсә, ишетсә шуны, хәтта исне дә ясый. Тора –бара бу шөгель бик азларда гына кала. Ә менә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен бу шөгель яшәү өчен кирәк. Күптән түгел генә Сәйдәш мәдәни үзәгендә Николай Иванович Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студиясендә шөгельләнүче сәламәтлекләре чикләнгән балалар эшләре тәкъдим ителде һәм ул “Язгы кәеф” дип аталды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Һәр рәсем күңел җылылыгын салып эшләнелгән, һәр эш уйландыра, озакка хәтердә кала. Күргәзмә һәр елны апрель башында оештырыла. Аутизм авыруы турындагы мәгълумәтне бөтендөнъяга тарату, җиткерү йөзеннән, әлеге күргәзмә һәр елны оештырыла. Бу көннең максаты — мондый авырулы кешеләргә ярдәм итү кирәклеген искәртү, һәм аларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү.
Изге эш колу гадәте һәр кешедә дә бар. Бигрәк тә сәламәтлекләре чикләнгән балалар турында сүз барган вакытта, бик күпләрнең теләкләре туа. Николай Иванович Фешин исемендәге сынлы сәнгать училищесы директоры сүзләренә караганда, шәһәребездә изге йөрәкле кешеләр аз түгел.
Беләсезме, мондый күргәзмәләрне оештыру, әллә ни авыр түгел, чөнки без үзебез генә түгел, дусларыбыз бар, алар булышалар-мәсәлән Сәйдәш мәдәни үзәге. Алар безгә урын бирде. Әлбәттә, әлеге балалар бүтән төрлеләр, диагностьлары да төрлечә, шкңа да аларның һәрберсе белән аерым эшләргә кирәк. Баштарак, очраклы рәвештә генә эш алып барган булсак, хәзер даими- атнага бер тапкыр, программабыз да бар, һәм аны катлауландыра барабыз. Соңгы вакытта аерым сәбәпләр аркасында, уңайсызлыклар булды. Без анда да буш утырмадык, видеоязмалар эшләдек, читтән торып дәресләр бирдек. Әйтергә кирәк –алар белән эшләү кызык һәм мавыктыргыч. Иң мөхиме безнең студентлар бик активлар. Олылары укуны тәмамлап таралалар, алар урынына яшьләре килә. Изге урын буш тормый. Үзләре яшь булуларына да карамастан, балалар белән бик тиз уртак тел табалар, дуслашалар, балаларның эчке дөнъяларын аңлап эш итәләр. Мондый изге эштә, әлбәттә, һәр кеше катнаша ала.
Бүгенге көндә баласы авыр чиргә юлыкканнар аз түгел. Ата-ана өчен бу бигрәк тә авыр хәл. Казан Сынлы сәнгать училищесы студентлары оештырган ярдәм, барлык кешеләр өчен дә зур үрнәк булып тора.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.