Татарстан эшмәкәрләренең Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләреннән түләүсез консультация алу мөмкинлеге бар. Иртәгә 21 нче апрельдә республикада бердәм ачык ишекләр көне уза.
Кызыксындырган сорауларны көндезге сәгать икедән алып дүрткә кадәр бирергә мөмкин. Казанлыларга катнашу өчен 238-36-32 һәм 238-18-41 номерлары буенча алдан теркәлү узарга кирәк. Идарәнең территориаль бүлекләре телефоннарын Роспотребнадзор сайтында карап була.