«Экология» илкүләм проекты ярдәмендә республикага урман янгыннарын сүндерү техникасы сатып алынды. Урман хуҗалыгы министры транспорт ачкычларын урман хуҗалыклары җитәкчеләренә тапшырды.
15 апрельдә республикада янгын куркынсызлыгы сезоны игълан ителде. Яңа техника урман янгыннары станцияләренә янгыннардан саклауның нәтиҗәлелеген арттырырга, контрольне көчәйтергә булыша. 18 төр техника арасында«УАЗ» автомобиле базасындагы кече урман патруле,универсаль урман янгыннары комплекслары бар. Урманчылар шулай ук һава, күчмә мотопомпалар, метеостанцияләр, башка җиһазлар алды. Ел дәвамында урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләргә тагын ун янгын сүндерү автоцистернасы, 13 урман утырту һәм 11 урман сабаны, 15 урман культиваторы һәм башка янгынга каршы җайланмалар сатып алыначак.