Яшь башкаручыларның Рәшит Ваһапов исемендәге быелгы фестивале башлана. Шул уңайдан матбугат конференциясе узды.
Ваһапов фестиваленең ничек оештырылачагы турында Халыклар дуслыгы йортында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Очрашуны фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов башлап җибәрде һәм бәйгедә булган үзгәрешләр белән дә таныштырды.
Матбугат очрашуына килгән журналистларны аеруча фестивальдә катнашучыларның репертуарына таләпләр кызыксындырды.
Яшь башкаручылар конкурсында башкорт, әрмән, әзербайҗан милләтеннән булган җырчылар да катнашырга теләк белдергән. Әлбәттә, конкурс нигезләмәсе буенча алар татар телендә җырлаячак.
Конкурсның тантаналы гала-концерты 17 майда Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында оештырыла.
Эльвира Минәхмәтова, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.