Ковид йогышы таралу куркынычы сәбәпле, бер ел эчендә республикада эшсезлек проблемасы беркадәр кискенләште. Узган ел мәшгульлек хезмәтенә 255 мең кеше мөрәҗәгать иткән. 61 меңен эшкә урнаштырганнар.
55 яшьлек Нурфия Юнысова пандемиянең иң кызган чагында эш тапкан. Мәшгульлек үзәгендә булышканнар. Өч вакансия тәкъдим иткәннәр. Күңеленә ошаган эшне сайлаган.
Нурфия Юнысова Мамадыш районында мәктәпне тәмамлауга, Казанга күченеп килгән. Гомеренең күп өлешен май заводында эшләп үткәргән. Предприятие ябылгач, балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша.
Узган ел республиканың мәшгульлек үзәкләренә 255 мең кеше мөрәҗәгать иткән. 61 меңнән артыгын эшкә урнаштырганнар. Мәшгульлек үзәкләре онлайн форматка күчкәч, эш эзләүчеләр арасында киеренкелек йомшарган. Гаризалар үзвакытында карала башлаган, эшсезлек буенча пособиеләр түләнгән. Хәзер хезмәт базарында киеренкелек юк. Сайлау өчен 46 меңнән артык эш урыны бар.
Ралина Абрамова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.