Чит илләрдән кайтучыларга кагыйдәләр катгыйланды Роспотребнадзор чит илләрдән кайтучыларга кагыйдәләрне катгыйландырды. Хәзер самолетта очкан кешеләр генә түгел, барлык сәяхәтчеләр дә коронавиурс инфекциясенә тест тапшырырга тиеш. Илебезгә кайтканнан соң, өч көн эчендә анализ бирү мәҗбүри. Гражданнар Россиягә кайтучы анкетасын тутыра, ул дәүләт хезмәтләре порталына куелган. Шунда ук ковидка тест нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат урнаштырыла.