Дәүләт Советы һәм стратегик инициативалар агентлыгының уртак утырышында Россия Президенты Владимир Путин социаль өлкәдә абсурд һәм мәгънәсез нормаларны юкка чыгарырга кирәк, дип белдерде. Бу хакта РИА Новости яза.
Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, кешеләргә сыйфатлы һәм вакытында ярдәм алу мөһим, ә техник, административ мәсьәләләр аларны кызыксындырмый.
«Мәгънәсез таләпләрне, бетмәс-төкәнмәс процедураларны, абсурд нормаларны һәм кагыйдәләрне чикләргә кирәк. Дөресен генә әйткәндә, бу кешеләрне кимсетә», — дип белдерде Владимир Путин.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, мондый хәлләр социаль учреждениеләр хезмәткәрләрен, аларның эш нәтиҗәлелеген киметә. Дәүләт башлыгы социаль хезмәткәрләрне, медикларны һәм укытучыларны кәгазь тутыру эшеннән арындырырга чакырды.