Буада «Безнең ишегалды» программасы буенча фикер алышулар дәвам итә. Rүпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар башланды. Беренчеләрдән булып комиссия Арефьев урамындагы йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Халыкны нинди сораулар борчый?
Арефьев урамындагы 19нчы йортта яшәүчеләр бүген үзара җыелып, киләчәктә ишегалларын ничек күрергә теләүләре хакында сөйләшә. Тиздән аларның хыяллары тормышка ашачак – быел ишегалды күзгә күренеп үзгәрәчәк.
Татарстан президенты башлангычы белән старт алган “Безнең ишегалды” программасы районда уңышлы үтәлеп килә. Быел ун ишегалды территориясен төзекләндерергә планлаштыралар. Хәзер белгечләр халык арасында сораштыру үткәрә.
Бер ай дәвамында белгечләр территорияләрне төзекләндерергә тиешле күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар уздырачак.
Проект эшләү дәверендә Буада 49 күпфатирлы йорт ишегалды төзекләндереләчәк.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.