Казан федераль университетында студентлар һәм укытучыларга коронавирус йогышына каршы кабат прививка ясатырга керештеләр. Аның беренче дулкыны февральдә башланган иде. Әлеге мөмкинлеклән чит илләрдән килеп укучылар да файдалана. Йөздән артык кеше вакцина ясатырга өлгергән инде. Теләүчеләр көннән-көн арта. Табибларның әйтүләренчә, вакцина ясатучыларга тән температураларын, пульсны, кан басымын үлчәп, сәламәтлекләренең торышы турында Дәүләт хезмәтләре сайтына мәгълүматлар урнаштырып барырга кирәк. Шулай ук санитария-эпедимиологик таләпләрне төгәл үтәү, битлекләр куллану, дистанцияне саклау да таләп ителә.