Казан командасы хәлиткеч матчта овертаймда «Авангард»ка 3:4 исәбе белән оттырды. Гагарин Кубогы ярымфиналының җиденче матчында «Ак Барс» овертаймда Омскиның «Авангард»ына 3:4 исәбенә оттырды һәм сезонны тәмамлады. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram битендә пост урнаштырды, ул хоккейчыларга фидакяр уеннары өчен рәхмәт белдерде.
«Без финалга бик якын идек, соңгы секундка кадәр көрәштек. Фидакярлегегез өчен рәхмәт. Аеруча безнең „Ак Барс“ командасының барлык җанатарларына да рәхмәт белдерәсем килә!», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе һәм барысына да сәламәтлек теләде.