Үз илемдә- үз көем. “Тәртип” радиосы онытыла барган җырларны барлау максатыннан бәйге игълан итте. Конкурсның шартлары турында тулырак алдагы видеосюжетта.
Өйдәме син, юлда җырлыйсыңмы — монысы мөһим түгел. Иң мөһиме онытыла барган, 80-90 еллар җырларын искә төшереп башкару һәм бәйгегә җибәрү. “Тәртип радиосы” үз фонотекасын моңарчы эфирда яңгырамаган җырлар белән баетырга тели.
Видеоларны кабул итүнең соңгы көне 20нче апрельгә кадәр. Аларны Тәртип радиосының ватсап яки телеграм номерына юлларга кирәк.
Иң төп таләп – фонограммага җырлау тыела.
Бегучка: Бәйге турында тулы мәгълүмат tartip.tatar сайтында.
Катнашучыларның эшләрен Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Фердинанд Сәләхов, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин бәялиячәк.
Үз илемдә үз көем бәйгесендә катнашырга теләүчеләр саны артканнан арта.
Бәйге булгач, бүләкләр дә бирү каралган.
Җиңүчеләр исеме 26 апрель көнне Туган тел көнендә билгеле булачак.
Айзилә Батырханова, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары