Россия Президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе көнне Мәскәүдә уза торган X Бөтенроссия адвокатлар съездында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү юллады. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган. «Сез кешеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклыйсыз, хокукый культураны күтәрүгә, ныгытуга, законнарны һәм хокук куллану практикасын камилләштерүгә зур өлеш кертәсез. Хакимият органнары белән диалогка ачык булуыгызны, җинаять законнарын гуманизацияләү һәм суд эшчәнлегендә катнашучыларның хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итүгә омтылуыгызны аерым билгеләп үтәм», — дип ассызыклады президент. Путин шулай ук адвокатның һөнәри этикасы кодексының яңа редакциясен кабул итү адвокатура институтын үстерүгә, юридик ярдәм сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәр, ә съезд барышында күрсәтелгән инициативалар илебез адвокатурасының иҗтимагый абруен үстерүгә хезмәт итәр, дип өмет белдерде. Бу хакта «Рамблер» хәбәр итә»