18 гасыр ахырында-20 гасыр башында, илебез һәм халкыбыз тарихында катлаулы чорларда милләтебезне саклап, аның кыйбласын, яшәү рәвешен, гореф –гадәтләрен һәм әхлагын билгеләгән мәшһүр мәдрәсәләребез арасында Иж-Бубый мәдрәсәсе аерым урын алып тора. Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан ”Милли мәгариф үсешендә Иж-Бубый мәдрәсәсенең роле” темасына Халыкара конференция булды. Тулырак Фәннур Хәсәнов язмасында.
Казан кооператив институтның татар мәдәнияте үзәгендә оештырылган әлеге конференция Иж — Бубыйлар эшчәнлегенә багышланды. Гыйлем юлына тугрылык үрнәге булган Бубыйлар гаиләсенең фидакәрьлеге нәтиҗәсендә мәдрәсәдә дини һәм дөнъяви фәннәргә тигез әһәмият бирелгән.
Чарада галимнәр, язучылар, шагыйрләр, фән эшлеклеләре, чит төбәкләрдә яшәүче татар зыялылары һәм мәктәп балалары катнашты.