Габдулла Тукайның әдәби музеенда Татарстан музейларында камера музыкасы дип исемләнгән циклның өченче концерты узды. Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел тулу уңаеннан аерым игътибарга лаек булган квартет А-дур әсәре яңгырады. Әлеге әсәр 1935 елда Пётр Ильич Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка техникумында укыган вакыттында ук иҗат ителә. Бу аның диплом эше була. Әлеге чара уникаль булып тора, монда музыка һәм музей тарихы бергә көйләнгән.