Россия Президенты Владимир Путин коронавирустан ике фазалы вакцинаның икенче уколын ясады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Бу залга керер алдыннан мин дә икенче прививка ясаттым. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм», — диде Путин.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт башлыгы 23 март кичендә ике фазалы Россия вакцинасының беренче компоненты коронавируска прививка ясатты. Владимир Путин вакцина атамасын әйтмәде. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, бу хакта бары аның табибы гына белә.
Бүгенге көндә Россиядә коронавирустан өч вакцина — «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак»теркәлгән. Беренче икесе 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне вакцинацияләү өчен хупланды, ә» КовиВак » 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр өчен рөхсәт ителде.