Соңгы елларда дәүләтебез тарафыннан авыл мәдәният йортларына,клубларга зур игътибар бирелә башлады. Төрледән –төрле сәнгать фестивалләре дисеңме, концерт-тамаша программалары белән чыгышлар булсынмы, әллә инде үзешчәннәребез тарафыннан күрсәтелгән йолалар, спектакльләр сәхнәләштерүме — алар барысы да бер максатка — халкыбызның йолаларын барлауга, аны яңартуга, аңа яңа бизәкләр өстәүгә һәм әлегедәй бай мәдәни мирасны яшьләребез күңеленә сеңдерүгә корылган. Тулырак хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов cюжетында.
Йолаларның күбесен өлкән һәм урта буын үзешчәннәр башкарса да, тамашачылар арасында балалар һәм яшьүсмерләрнең булуы — күңелгә өмет чаткылары өсти. Константиновка бистәсе мәдәният йорты каршында оешкан әлеге күркәм төркемнең исеме дә җисеменә туры килә, телгә дә ятышлы.”Җәүһәр“ үзешчән театр студиясе — дип атала. Әлеге төркемнең җитәкчесе, спектакльне сәхнәгә куючы режиссеры да театр сөючеләргә инде танылып элгергән Раил Рамазанов. Халкыбызның борыңгыдан килгән “Аулак өй” тамашасын сәхнәгә алып менде. Үзе күргәнчә, үзе күзаллаганча. Сәхнә, ул көнне авыл өен хәтерләтте. Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларындагы татар өе кебек. Өр- яңа мәдәният йорты, матур бизәлеш. Шунысы, игътибарга лаек, әлеге «Аулак өй» күренешенә авылның шактый кешесе тартылган. Бик кыска вакыт аралыгында эшләнелеп чыккан әлеге тамаша. Хаттә гармунчылары да үзләренеке. Ә гармунчы булганда тавыш та ачылып киткәндәй була, җырлар да матур яңгырый. Бик күп җырлар искә алынды, кушылып җырлап утыручылар да әз булмады. Константиновка авылының үзешчәннәре чыгышы һәркемгә дә үрнәк булырлык. Авыл халкы да үз артистларының чыгышын яратып карады, көчле алкышлар шул хакта сөйли.
Әлбәттә, бүгенге көндә тамашачыларны мәдәният йортларына, клубларга тарту, җәлеп итү, бик үк җиңел күренеш түгел. Халык күңеленә, йөрәкләренә ут сала алган, сәнгатька карата мәһәбәт уята алган кеше генә моны булдыра ала. Моның өчен кеше психологиясен, нәрсәгә сәләтле булуын аңларга, индивидуаль караш булдырырга кирәк. Һәм үз эшеңнең остасы булу гына түгел, беркадәр фанаты булу да зарур. Авылдашлары белән бергә биеп, җырлап күңел ачкан Константиновка бистәсе мәдәният йорты мөдире Айгөл Нәбиуллина турында фәкать шулай дияргә генә мөмкин. Бәйрәм очрашуына зурдан кубып әзерләнгән, Татарстаныбызның күркәм Галиәскар Камал театрының әйдәп баручы артистларын кунакка чакырган. Алар белән аралашу да тамашачылар күңеленә онытылмаслык бер вакыйга булып кереп калды.
Әлбәттә, шушындый төркемнәр оешканда, бик күп тапкырлар алдагы бәйрәмнәрнең шаһитләре булырга языр әле, -дигән өметтә калабыз.
Ф.Хәсәнов, И.Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.