Россия коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арту сәбәпле, Төркия белән Танзаниягә чартер рейсларын туктата.
Чикләү 15 апрельдән алып 1 июньгә кадәр гамәлдә була. Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб шундый карарга килгән. Берничә атна дәвамында Төркиядә ковид инфекциясе белән авыру очраклары арта бара. Хәзерге вакытта Россиянең 30 мең чамасы туристы Төркиядә ял итә. Хәзер россиялеләрне планлы рәвештә чыгару турында сүз бара