Бүген, 14 апрельдә, инстаграмда «Ковидтан вакцинация. Өченче дулкынга кадәр өлгерергә» темасына туры эфир узачак. Татарстанда кайсы вакцинаны ясатырга була? Республикада ничә кеше вакцинация узган? Ни өчен чит илгә сәфәр алдыннан прививка ясау мөһим? Вакцинация турында сертификат алу тәртибе нинди? Шушы һәм башка четрекле сорауларга Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре җавап бирә. Онлайн-трансляция Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм Covid-19 йогышы таралуга каршы тору буенча Татарстан оператив штабы аккаунтында сәгат 11дә башлана.