Григорий Эйдиновның иҗаты Татарстан сынлы сәнгатенең саллы һәм аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Әйдәп баручы рәссам, Татарстан сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен, республикабызның Габдулла Тукай премиясенә тәкьдим ителде. Шушы көннәрдә авторның шәхси күргәзмәсе уза.
Зур рәссамнарга гына хас булган дөньяны танып белү, тарихка һәм мираска карата ихьтибарлы булуы, төсләрне тирәннән тыюы белән аерылып тора ул. Григорий Эйдинов бер юлы күп төрле жанрларда иҗат итүче рәссам, — әйтик графика остасы,плакатлар авторы, табигать күренешләрен оста итеп башкаручы. Татар язучылары Абдулла Алиш, Зыя Мансур әсәрләренең, “Татар әкиятләре дөньясы” китап серияләренең сәнгать авторы.( Егерме елдан артык Татарстан китап нәшриятендә эшләргә туры килде. Әкият китапларын бизәү бер яктан күнелле һәм кызык булса, икенчедән халыкның тарихын, гореф-гәдәтләре, кием бизәкләре нечкәлекләрен тирәнтел белүне сорый.)
Григорий Эйдинов республикабызның мөһим сәнгать чараларының бизәлеше: “Кубрат хан хәзинәләре”, “Алтын Урда”, “Татарстан музейлары җәүһәрләре”, “Дуслык” һәм “Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнарының геральдик эскизлары авторы да.
Татарстан нефтьчеләренә багышланган серия, күргәзмәнең төп урынын алып торучы рәсемнәр. Республикабызның тарихы белән тирән кызыксынуы, рәссамның әлеге әшләрендә дә ачык чагылыш таба. Григорий Эйдинов аларны беренче нефьчеләрнең истәлекләре белән баетып, оста һәм урынлы рәвештә картиналарына урнаштыра алган.
(Бу серия очраклы килеп чыкты дисәм дә була. Бер төркем рәссамнарны Әлмәткә очрашуга чакырганнар иде. Беренче нефтьчеләрнең истәлекләре, кар-бураннарда вахта торулары, янәшәдә генә бүреләрнең улаулары, күңелемә аеруча кереп калды. Биредә мин Татарстанда нефть табылуның беренче көннәрен чагылдырам)
Чын оста, дөньяда булган һәр бер үзгәрешне күңеле аша үткәреп,
шундук киндер тукымада сүрәтләргә, кәгәзьгә күчерергә омтыла. Соңгы вакыттагы “Ковид” чире белән бәйле выкыйгаларны рәссам менә болай күрә. “Үзизоляция” көннәрендә язылган әсәр Мәскәү кургәзмәләрендә күрсәтелеп өлгергән инде.
“Татар дөньсы” китабы Григорий Эйдиновның сонгы эшләренең берсе. Рәссам-дизайнер буларак, өстендә ел ярым эшләнгән басма белән ул аеруча горурлана. Рекордлы 120 миллион данә белән чыккан “Татар дөньясы” китабы, татарларның тарихы һәм мәдәнияты белән кызыксынган хәрбер кешенең китапханәсендә урын алырга тиеш, дип саный республикабызның иң абруйлы рәссамнарының берсе- Григорий Эйдинов.
Эльза Әхмәтҗанова, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.