Казанда спортның Су төрләре буенча дөнья чемпионатына хай-дайвинг буенча ярышлар үткәрү өчен дөньядагы беренче ябык Спортның су төрләрен үстерү үзәге төзелә. Ул 2025 елга әзер булырга тиеш.
Аерым алганда, 15-18 мең урынлык йөзү һәм синхрон йөзү өчен күпфункцияле арена төзү күздә тотыла. Аның территориясендә вакытлыча ике зур бассейн төзелә. Арена үзе Идел буе федераль округында ел әйләнәсендә эшли торган бердәнбер күп функцияле физкультура-спорт, мәдәни һәм ял итү үзәге булыр дип көтелә.