Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Рамил Төхвәтуллин «Милли мультfest» кинофестивале киләчәктә татар мультимедиа контентын арттырырга этәргеч бирәчәк дип саный.
Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Матбугат очрашуында сүз башлыча «Милли мультFest» фестивалененең финал өлеше ничек уздырылуы хакында барды. «Милли мультFest»чыларга махсус остаханә үткәрергә «Союзмультфильм «киностудиясе директоры Борис Машковцев чакырылган. Фестивальнең финалы ике көн дәвамында, 22-23 апрельдә, «Байтик» лагерендә оештырыла.