Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 инфекциясеннән вакцинаның икенче компоненты белән прививка ясатуын үзе хәбәр итәчәк. «Президент икенче уколны ясатачак. Беренче укол турында әйткән кебек, ул икенчесе турында да хәбәр итәчәк», — диде журналистларга РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Владимир Путин вакцинаның беренче компонентын 23 мартта алды. Нинди препарат кулланылганын ул хәбәр итмәде.