Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең өченче утырышы узды. Актуаль мәсьәләләр, фикер-тәкъдимнәр хәбәрчебез Айзилә Батырханова әзерләгән видеосюжетта.
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Гамәли семиотика институтының хезмәт җимеше – Татсофт тәрҗемә системасы белән таныша. Электрон машинага ул “бу тәрҗемәләрне татар телен камил дәрәҗәдә белүче белгечләр әзерләргә тиеш” дигән билге куйды. Комиссия әгъзалары, киң җәмәгатьчелек Фәннәр академиясе фойесында оештырылган күргәзмәдә Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының соңгы 5 елда чыгарган академик хезмәтләре белән танышты. Институт директоры Ким Миңнуллин сүзләренчә Татарстанда тел, әдәбият һәм сәнгатькә кагылышлы академик фән югары дәрәҗәдә.Сүзлекләр әзерләү мәсьәләсе дә актуаль булып кала бирә. Февраль аенда Фәннәр академиясе Татарстан китап нәшрияты белән бергәлектә татар теленең аңлатмалы сүзлегенең икенче басмада ике томын нәшер итте. Калган томнар әзерләнә.
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оешканнан бирле бу өченче утырыш булып саналса да, агымдагы елда бу беренче очрашу. Марат Әхмәтов сүзләренчә, шушы вакыт эчендә милли матбугат учреждениеләре белән уртак проектлар эшләнгән. Милли мәгариф учреждениеларының матди нигезен ныгытуга да ирештек ди комиссия рәисе.
Фәннәр академиясе президенты Мәгъзум Сәләхов республикада телләрне үстерү эшчәнлегендә фәннәр академиясенең фундаменталь хезмәтләре, фәнни-теретик казанышлары турында сөйләде.
Татар теленең кулланылыш даирәсен арттыру четрекле мәсьәлә. Бу эштә дәүләт оешмаларына гына түгел, хосусый оешмаларга да ике телдә элмә такталарын урнаштыру – гамәли яктан отышлы булыр иде дип сөйләде Ким Миңнуллин.
Марат Әхмәтов әлеге сорау буенча аерым эш төркемнәрен туплап, алдагы көннәрдә очрашырга кирәклеген әйтте.
Тагын бер актуаль сорау — тиешле дәрәҗәдә фәнни аналитика булмау. Бу уңайдан Казан Федераль Университеты Федераль һәм чит илдәге партнерлар белән бергәлектә Милли мәгариф үзәге проектын тәкъдим итте. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе “Казан утлары” журналы белән оештырган әдәби бәйгегә жюри әгъзаларын раслады.
Һәр очрашу үзенә күрә бер эзләнү. Бу очрашудан без яңа проблемалар һәм яңа юнәлешләр ачтык дип нәтиҗә ясады Марат Әхмәтов.
“Татарстан Яңалыклары” өчен Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин.