Апрель уртасында Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидларны карау һәм тәрбияләү буенча «Караучы» («Сиделка») проекты гамәлгә ашырыла башлый.
Республикада әлеге пилот проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Хезмәтләр өйдә бушлай күрсәтелә. «Демография» илкүләм проекты нигезендә «Өлкән буын» проекты барышында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау системасын гамәлгә кертү дәвам итә. 2019 елда әлеге проект Арча, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнарында, Чаллы шәһәрендә башланган иде. Хәзер бу проект ярдәмендә «караучы» хезмәтенә үзләре түли алмаган кешеләрне өйгә килеп карау вазифасын дәүләт өлешчә үз өстенә ала. Республикада яшәүчеләрнең әлеге хезмәтне бушлай, түләп яки өлешчә түләп алу мөмкинлеге бар. Мондый хезмәтләр өчен түләүнең күләме өлкән яшьтәге кеше яки инвалидның уртача кеременә бәйле.