Бүген – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Быел әлеге истәлекле дата 60 нчы тапкыр билгеләп үтелә. 1961 нче елның 12 нче апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр “Восток” космик ракетасында галәмгә очты. Ракета 108 минут дәвамында җир шары тирәли әйләнеш ясый, шуннан соң җиргә төшеп утыра. Шул чордан бирле төрле елларда 565 очучы-космонавт галәмгә очыш ясап кайтты, галәмне үзләштерүдә зур ачышлар ясалды.
Бәйрәм уңаеннан бүген Казан Халыкара аэропорты һәм “Тулпар техник” компаниясе ата-аналар, балалар өчен экскурсия үткәрәләр. Аэропортта авиация казанышлары, очкычларга техник хезмәт күрсәтү белән таныштыралар.