Рамазан ае алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Рамазан-2021 төп сораулар» сәхифәсе эшли башлады.
Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту, башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы киң таралган сорауларга нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Әлеге сәхифәдә ураза башлану, тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты, тәртибе, 2021 елда Рамазан аенда фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү, башка мәсьәләләр турында актуаль мәгълүмат урнаштырылган. Шулай ук республикакүләм ифтарны оештыруга өлеш кертү ысуллары, Казанда һәм Татарстанда ифтар кылу урыннары турында белергә мөмкин. Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшли, яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.