Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булды. Журналистлар белән очрашуга Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, “Нәүрүз” фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев һәм Камал театры директоры Илфир Якупов килде. Быел фестиваль Татарстанда игълан ителгән туган телләр һәм милләтләр елы кысаларында 7 нче июньнән-13сенә кадәр үткәрелә.
Фестивальдә Россиянең милли республикаларыннан, шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, башка төрки дәүләтләрдән 25 театр катнаша. Сайлап алганда бөтендөнья классикасына, этник мәсьәләләрне чагылдырган спектакльләргә, заман драматургиясенә игътибар бирелгән. Саха Якутия һәм Кыргызстан театрлары сәхнәләштергән ике спектакль ачык һавада күрсәтелә. Төньяк төрки халыкларына багышлап үткәрелгән “Нәүрүз” фестивалендә беренче тапкыр Иран дәүләте театры да катнашырга теләк белдергән. “Әлегә сөйләшүләр бара” — дип белдерде, “Нәүрүз” фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.