Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесенең икенче сезонын бышлый.
Бәйгенең максаты — татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баету. «Балачак җыры» бәйгесе 25 майга кадәр өч турда уздырыла. Биш җиңүченең җырына профессиональ аранжировка ясалып, клип төшереләчәк. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru сайтында һәм каналның рәсми аккаунтларында.