Татар халкында атта узышу иң мавыктыргыч традиция булса, кайбер Көнчыгыш халыкларында әтәчләр сугыштыру бик популяр. Моннан ун ел элек Кыргызстаннан Әлмәткә яшәргә килеп төпләнгән Аммор Әбделхәмитов та токымлы әтәчләр үрчетүгә алынган.
Менә дүрт ел инде токымлы әтәчләр кояш чыкканчы ук инде бер-берсен уздыра-уздыра кычкырышып, хуҗаларын йокыдан уяталар. Сугышчы әтәчләрне үстерү, асрау өчен аерым осталык кирәк. Алар кызу канлы, тиктормас, бер-берсе белән әүмәкләшеп сугышырга гына торалар. Әтәчләрне махсус ризыклар, берничә төрдәге чикләвек белән тукландыра. Ә кошлар сарае фитнес залына охшаш. Әтәчләргә төрле хәрәкәтләр ясап, чыныгу мөмкинлекләре тудырылган. Хәзер хуҗалары аларны Бөгелмәдә узачак ярышларга әзерли. Әтәчләрне сугыштыру закон регламенты буенча тыелмаган.