Татар дәүләт “Экият” курчак театрында, Татарстан республикасы дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында, “Салават күпере” журналының YouTube проектлары презентациясе үтте.
“Татмедиа” акционер җәмгыяте Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Яшь Татмедиа” пректын тормышка ашыра. Максатлары үсеп килүче буынны ана телебезгә өйрәтү. Проект кысаларында балалар өчен YouTubeканалда татар телендә төрле аудитория өчен видеолар, мультимедиа проектлар әзерләнә.
Хәзер шундый татар телендә уннан артык проект эшли. Бәйрәмне “Күңелле әлифба” проекты геройлары Камал театры артисты Алмаз Гараев, кызы Зөбәйдә әкият геройлары белән бергәләп алып барды. Кунаклар “СалаваTik»лар белән күңел ачты.