Бүген Казанда Россия венчур форумы ачыла. Анда катнашу өчен республикабыз башкаласына 3 меңнән артык кеше килде. Шуларның 200дән артыгы – Россия һәм чит иллләр инвесторлары.
Форум ике өлештән тора. Инновацион проектлар күргәзмәсе оештырылды. Конференция дә булачак. Форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Форумда катнашучылар үз стартапларын – инвесторларга тәкъдим итәргә җыеналар. Фикер алышу өчен төп темаларның берсе — финансларның цифрлы трансформациясе.