Азнакай һәм Ютазы районнары хуҗалыклары республикада беренче булып язгы кыр эшләренә кереште. Азнакай районында «Таллы Бүләк» авыл хуҗалыгы кооперативында 160 гектарда уҗым арышын тукландыралар. Районда 22 мең гектар мәйданда уҗым культураларын, ә 17 мең гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк. Ютазы районында 200 гектарда уҗымнарны тукландыралар. Республикада 550 мең гектардан артык мәйданда уҗым культураларын тукландыру күздә тотыла