Республика елгаларында су кинәт ташып, яр буйларын су басмасын өчен бозны вату чаралары дәвам итә. Башкалабыз территориясеннән агучы зур булмаган Киндери елгасының да ташып, Әке бистәсендәге йортларны, дача участокларын су басу куркынычы бар. Монда да коткаручылар зур боз кисәкләрен ватты. Елгаларда суның күтәрелү дәрәҗәсе турындагы оператив мәгълүматлар гадәттән тыш хәлләр буенча үзәккә җиткерелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре суның торышын һавадан да күзәтеп торалар. Белгечләр боз калынлыгының көннән-көн юкара баруын исәпкә алып, сулыкларга кермәскә киңәш итәләр.