Әлмәт районының Чупай авылында танылган сәүдәгәр һәм иганәче Әхмәт бай тормышына багышланган театральләштерелгән тарихи тамашаны күрсәттеләр. Күренешне Чупай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре куйды. Вакыйгаларда авыл кешеләре дә катнашты. Әхмәт байның 150 еллык тарихы булган утары вакыйгаларның үзәгенә әйләнде.
Бу көнне Чупай авылына килеп эләксәгез, тарихи вакыйгаларны чагылдырган күренешләрнең шаһитлары булыр идегез. Авыл урамнары буйлап борынгы киемнәрдән крестьяннар йөри, ә машина урынына атлар җигәләр. “Үткәннрәрдән аваз” проектының вакыйгалар үзәгендә — сәүдәгәр-иганәче Әхмәт байның гыйбрәтле язмышы.
Актерлар — Чупай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре. Әхмәт бай, ягъни Хаҗиәхмәт Әхмәтов хәерче гаиләсендә туган. Әтисе, абыйлары белән алны-ялны белмичә эшли, баеп китә.
Тамаша ак таштан салынган йорт янында узды. Хаҗиәхмәтов һәм крестьяннар төзегән йортка 150 елдан артык. Йортның нигезе нык. Хәерчеләр сәүдәгәрне гадел булганы өчен хөрмәт иткәннәр, үзләре дә булышканнар.
Төп герой ролен Дамир Идрисовка очраклы гына бирмәгәннәр. Ул баштан ук тамашаны куярга рухландырган. Тарихи фактларга таянып, Хаҗиәхмәтнең образын янә тудырган. Өстәвенә, үзе дә героена охшаш булып чыккан.
Ул иганәче авылдашының гыйбрәтле язмышына битараф булмаган кешеләрне бергә җыя, сәүдәгәр йортын төзекләндерәләр, буыйлар.
Утарның да, хуҗасының да үткәне фаҗигале булып чыга. Әхмәт байны гаиләсе белән Себергә сөргенгә сөрәләр.
Утар төрле елларда мәктәп, китапханә, телефон станциясе, мәдәният йорты, ветеринария дәвалау урыны була. Еллар узган саен, аның элеккеге йөзе югала бара. Ак таштан салынган утарны Татарстанның мәдәни мирас һәйкәле дип тану буенча эш алып барыла.
битараф булмаган кешеләр, бәлки, бу утарны торгызуда ярдәм итәр. Киләчәктә без биредә музей оештырырга, йортны тулысынча торгызырга өметләнәбез.
Әхмәт-бай сөргендә чакта Красноярск краенда җирләнгән. Иганәче сәүдәгәрнең изге эшләрен Чупай авылы халкы, нәсел дәвамчылары әле дә онытмый, истәлеген яңартырга җыеналар. Хаҗиәхмәтнең оныгы Насыйх Вафин хатыны белән авылда яши. Бабасының әтисен зур горурлык хисләре белән искә ала.Тамашаның моңсу мизгелләре дә тарихка кереп калды. Авылдашлар, әлеге гыйбрәтле күренешләрне караганнан соң, Әхмәт байга хөрмәт күрсәтеп, аның алдында кабат башларын иделәр. Ә безгә Әхмәт бай утарының тизрәк төзекләндерелүен генә көтәргә кала.