Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калды. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белгечләре урыннарда техниканың кыр эшләренә әзерлеген тикшерә. Тәтеш районының «Бакырчы» хуҗалыгы басуларында әле кар эреп бетмәсә дә, чәчкечләр, дискаторлар, тракторлар бүгеннән чәчүгә чыгарга әзер.
Эше барның – ашы бар. Игенчеләр кырларга ашкына. Барлык чәчкечләр, тырмалар, тракторлар басуга чыгарга әзер. Рәис Вәлиевка хезмәттәше белән агрегатларны буюый. Ерактан ук матур булып, балкып торсыннар, ди.
«Бакырчы » хуҗалыгында күәтле заманча тракторлардан тыш, үз куллары белән ясаган техника да бар. Алар арзан да, ышанычлырак та. Хуҗалык җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаровның рационализатор буларак абруе зур. Техник проектларны үзе әзерли, мехаанизаторлар белән бергәләп техниканы үзләре җыя,үзләре көйли. Бик сакчыл кулланалар.
Шәп техника гына түгел, ашлама да уңышның нигезе. Бер гектарга 140 килограмм тәэсир итүче матдә әзерләнгән, бу нормадан ике тапкырга күбрәк. Хуҗалыкта сөтчелек тармагын да үстерәләр. Биш ел элек нибары 128 сыер булса, хәзер – бер мең утыз баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 350 се-савым сыерлары. Тиздән Даниядән 150 тана кайтарыла. Терлекчелек фермасын ныклап төзекләндергәннәр, Италия җиһазлары белән саву залын җиһазландырганнар.
Терлекләргә азык, фураж җитәрлек. Бөртекле культуралар ике мең 500 гектарда игелә. Көнбагыш, рапс үстерәләр. Бу көннәрдә хуҗалыкларда, агрофирмаларда махсус комиссия машина-трактор паркларының әзерлеген тикшерә. Игенчеләр тагын атна-ун көннән басуларга чыгарга өметләнә.
Дмитрий Второв, Сергей Павлухин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Тәтеш районы.