Ел саен уздырыла торган «Тоталь диктант» ирекле белем бирү акциясе катнашучыларны терки башлады. Татарстанда диктант үткәрү өчен 400дән артык мәйданчык оештырылган. Казанда аны Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә, ТР Милли китапханәсе һәм КФУ Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында язачаклар.
Быел «Тоталь диктант» 10 апрельдә узачак, Мәскәү вакыты белән ул 14.00 сәгатьтә башлана. Узган ел пандемия аркасында акция 2020 елның октябренә күчерелде. Ул вакытта Казан катнашучылар саны буенча дөньяда икенче урынны алды — көзге диктантны 11 534 кеше язды. «Тоталь диктант»ны дөньяның 70 иленең меңләгән шәһәрендә язачаклар.