“Татар-информ” агентлыгында якынлашып килүче Изге Рамазан аен уздыруга багышланган матбугат конференциясе булды. Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре Ураза, Ифтар мәҗлесләрен, хәйрия чараларын оештыру, фитыр сәдакаларын җыеп өләшү һәм изге айның башка көнүзәк гамәлләрен тәфсилләп аңлаттылар.
Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана, бу көнне мөселманнар уразага керә. Беренче тәравих намазы 12 апрель көнне Ястү намазыннан соң укыла. Гает намазы 13 майга туры килә.Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Рамазан аенда тәравих намазының санитар-эпидемиологик вазгыятьне күз уңында тотып укылачагын әйтте. Мәчетләрдә социаль дистанция сакланачак. Сулыш органнарын саклау өчен битлекләр кулланырга кирәк. Ифтар мәҗлесләрендә бер йөзгә кадәр кеше катнашырга рөхсәт ителә.
Шулай ук “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны да башлана. Диния Нәзарәтенең “Зякат” фонды, мәчетләр төрле хәйрия чараларын игълан итә.