Чаллыда Татарстан халыклары Ассамблеясе президиумының күчмә утырышы узды. Шәһәрдә яшәүче төрле милләт вәкилләре үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклау тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Быел республикада билгеләп үтелә торган туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу аеруча мөһим.
Хәзер Чаллыда сиксәннән артык милләт вәкиле яши. КамАЗ төзелгән елларда шәһәргә элеккеге Советлар Союзы төбәкләреннән төрле милләт халыклары да килеп төпләнде. Хәзер калада якшәмбе мәктәпләре эшли, аларда туган телләрне өйрәнәләр, милли бәйрәмнәр оештырыла. Туган телләр һәм халыклар берлдәмлеге елында телләрне, мәдәниятләрне үстерү муниципаль программасы да уңышлы гамәлгә ашырыла. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта Чаллыда этник һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең камиллеккә илтүче үрнәге буларак бәяләде. Бу тәҗрибә башкалар өчен дә үрнәк.