Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга 21 апрельдә Юлламасын игълан итәчәк. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип хәбәр итә РИА Новости. Аның сүзләренә караганда, Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгатен кара-каршы очрашу форматында үткәрергә планлаштыра. Үткәрү урыны турында соңрак билгеле булачак. Дмитрий Песков Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында чыгыш ясауның мөмкин булган темаларын әлегә әйтмәде.