Халыкка дини тәгълимәтне аңлату максатыннан Ильяс Халиков җитәкчелегендә ”Мәдрәсә-белем чишмәсе” дип исемләнгән концерт әзерләнә. Шул уңайдан “Татмедиа” мәгълүмәт агентлыгында матбугат конференциясе үтте. Концертның эчтәлегенә тукталдылар, өзекләр күрсәттеләр. Дини җырларны автор-башкаручы Ильяс Халиков, актерлар Марат Баязитов, Ленар Хәммәтов, Илнар Галиәхмәтов чыгыш ясады.
Журналистларны дингә кагылышлы сораулар да кызыксындырды.Ильяс Халиков бу сорауларга да җаваплар бирде.