Татарстан милли китапханәсендә Jadid fest исемле чара узды. Әлеге кичәнең үзенчәлекләре турында чираттагы язмада. Милли китапханәдә кичке чаралар шактый уздырыла. Чираттагы утырыш су темасына багышланды, чөнки елгада су кибү, балык юкка чыгу бүгенге көндә иң актуаль проблема.
Рәмис Латыйпов «Елгаларда су ник кими» дигән теманы күтәрергә булды, шул уңайдан тамашачылар алдында чыгыш ясады, барлык сорауларга җавап бирде.
Китапханәдә шулай сабыйлар һәм балалар мәйданчыгы да оештырылган иде. Монда нәни дусларыбыз татар, рус һәи инглиз телендәге китаплар белән танышты һәм кул эшләнмәләре ясады.
Лекциянең темалары бик киң алынган: “Сугыштан соңгы чорда су хәләте”, “Су-нигъмәт” һ.б. Jadid festныд икенчс көнендә су белән бәйле булган җыр-моң кичәсе уздырылды.
Ләлә Зәйнуллина. Динә Нәҗметдинова, Ленар Хәбибуллин. Татарстан Яңалыклары.