Чаллыда «Адымнар» күп телле мәктәбе төзелеше экваторына җитте. Чулман проспектындагы яңа мәгариф учреждениесен 1 сентябрьгә төзеп бетерү күздә тотыла.
БЗ гео Чаллы
Мәктәп төзүгә 1 миллиард 379 миллион сум акча бирелгән. Ул 1224 укучыга исәпләнгән. 300 миллион сумлык җиһазлар сатып алу планлаштырыла. Хәзер бинада буя-бизәү эшләре алып барыла, инженерлык коммуникацияләре үткәрелә. Җилләтү һәм җылыту системалары куелган. Яңа мәктәпкә абул итү шартлары да катгый булачак. Анда шәһәрнең төрле микрорайоннарында яшәүче сәләтле балалар укыячак.
Чаллыда әлеге күп телле мәктәптән тыш, быел тагын Мәләкәс арьягы төбәгендә 143 нче гимназия бинасы да төзелә.